6362 нче Албаба – Казан шәһәр яны поезды җәдвәленә үзгәрешләр кертелде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Каменище – Тарталей  аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле 1, 5, 9, 13, 17, 21 августта 6362 нче номерлы Албаба – Казан шәһәр яны поезды Албаба станциясеннән 06:44 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 08:47 килә.

Калган көннәрдә 30 июльдән 22 августка кадәр поезд Албаба станциясеннән 06:44 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 08:39 килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча тәүлек буе алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International