«Азимут» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Краснодарга очышлар ешлыгын арттыра

2020 елның 28 июле, сишәмбе

«Азимут» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Краснодарга очышлар ешлыгын арттыра – 6 августтан башлап пәнҗешәмбе көннәрендә өстәмә рейс планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге маршрут буенча рейслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.

Билетларны иң отышлы бәяләрдән https://sales.nbc.aero/ сайтында сатып алырга мөмкин

Фотода SSJ100-95LR (Long Range) авиалайнеры сурәтләнгән. Һава судноларына Россиянең эре елгалары исемнәрен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге лайнер Идел елгасының иң зур кушылдыгы хөрмәтенә һәм «Бигеш» аэропортыннан башкарыла торган авиакомпания рейслары хөрмәтенә «КАМА» исемен алды.

Денис Фуражков фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International