Татарстанда 30 июльдән кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Можга-Пычас аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле 30 июльдән 20 августка кадәр түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама поезды 16.24 сәгатьтә кузгалачак һәм үзгәргән җәдвәл буенча Терси станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк. Терси станциясеннән поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк;

6677/6678 нче Түбән Кама-Ижевск поезды 10 км тукталыш платформасына кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк, аннары 10 км т. п. 16.37-16.38, Әгерҗе 16.54–16.56, алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк;

6926 нчы Казан-Кизнер поезды Казан станциясеннән 15.45 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Кизнер станциясенә 20.02 киләчәк;

6373 нче Ижевск-Кизнер поезды Ижевск станциясеннән 19.44 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Кизнер станциясенә 22.54 киләчәк;

31 июльдән 21 августка кадәр шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк:

6401 нче Шәмәрдән-Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 4.41 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 6.57 киләчәк;

6420 нче Казан-Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 6.00 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Нократ Аланы станциясенә 9.17 сәгатьтә киләчәк;

6474 нче Краснозаринск-Коркачык поезды Восстание станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт  барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Коркачык станциясенә 7.36 киләчәк;

6301 нче Казан-Свияжск поезды Казан станциясеннән 7.00 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Зөя станциясенә 8.09 киләчәк;

6306 нчы Свияжск-Казан поезды Свияжск станциясеннән 8.29 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 9.51 киләчәк.

30 июльдән 21 августка кадәр 6427 нче Сосновка-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Сосновка станциясеннән поезд 14.09 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 17.59 киләчәк.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International