Шәһәр яны компаниеләренең керемнәре 281 миллион сум тәшкил итте. 2012 ел өчен ТР бюджетыннан компенсация 359 миллион сумнан артып китте, шул исәптән студентларны, мәктәптә укучыларын һәм төбәк әһәмиятендәге ташламалы категориягә ия булган гражданнарны йөртү өчен. 2011 елда бу максатларга 320,6 миллион сум бүленеп бирелгән иде.