Җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга рөхсәт язуын бирү өчен түләү бәясе билгеләнде

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

      Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыруга рөхсәт язуын бирү өчен түләү бәясе билгеләнде.

      Хәзер ташучы рөхсәт язуын алу өчен 400 сум түләргә тиеш, рөхсәт язуын яңадан теркәү -  400 сум, дубликат – 200 сум.

Түләү өчен реквизитлар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International