Беренче яртыеллыкта Горький тимер юлында контейнерлы 132 поезд формалаштырылган һәм җәдвәл буенча җибәрелгән. Йөкләрнең гомуми күләме 236,6 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38% ка күбрәк.
2020 ел башыннан алып контейнерлы поездлар составында экспорт йөкләрен ташуның түбәндәге юнәлешләре гамәлгә ашырылды: Киров-Котласский, Правдинск һәм Луза станцияләреннән Забайкальск станциясенә кадәр, шулай ук Восстание-Новороссийск һәм Волжск-Наушка маршрутлары буенча.
Фото: trans.ru