Зур Казан боҗрасының 2 нче этабында күперне юл насыйпе белән тоташтыруга керештеләр

2020 елның 21 июле, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Хисап атнасында Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында барьер киртәләр, тавыш саклау экраннары һәм тышкы яктырту баганалары астына монолит цокольләрне арматуралау һәм бетонлаштыру буенча эшләр алып барылды. 2 нче һәм 4 нче номерлы терәк диварлары арасында ком һәм грунт тыгызлау эшләре алып барылды. Төзүчеләр юл насыйпе белән күпер кисешкән урында күчмә плитәләр өчен кырый терәкләрнең шкаф диварларын бетонлаштыруга керештеләр. Әлеге эшләр автомобиль юлының машиналар йөрү өлешен төзүне һәм күпер полотнасына трамвай линияләрен җәюне тәмамлау өчен техниканың күпергә керүен тәэмин итәчәк.

Төзелеш участогында җир өемен һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. 9100 куб. м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылды, 3150 тонна инерт материаллары китерелде. 1000 кв. м мәйданда җир полотносы салынды, 1200 кв. м мәйданда нигезнең өске катламы һәм асфальт-бетон өслегенең аскы катламы җәелде. 1000 кв. м мәйданда тротуарлар асфальтланды.

Чистарту корылмаларын һәм янгын резервуарларын урнаштыру буенча эшләр алып барылды.

2 этап төзелешендә узган атнада 18 махсус техника берәмлеге һәм 131 инженер-техник персонал катнашты.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International