Лаеш районында Лаеш-Чирпы автомобиль юлы буенча хәрәкәтнең вакытлыча ябылуы озайтылды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Лаеш районында Лаеш-Чирпы автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча ябу 26 июльгә кадәр озайтылды. 2,8 км дан 8,2 км га кадәр автомобиль юлы участогында капиталь ремонт бара.

Урап узу өчен федераль әһәмияткә ия булган Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге «Лаеш шәһәренә керү юлы» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International