«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Восстание (Пассажир), Әмәт метросы һәм Компрессор станцияләрендә авиабилетлар һәм шәһәрара автобусларга билетлар сату буенча хезмәт күрсәтүне кертте. Сервис 15 июльдән эшли башлады.
Хезмәт көн саен шәһәр яны тимер юл кассаларында күрсәтелә. Эш режимын компаниянең мәгълүмати хезмәте телефоны 88005505393 буенча белергә була.
Алга таба «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе әлеге сервисны билет кассалары булган башка станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында да тормышка ашырырга планлаштыра.