Татарстанда милли проект буенча «Казан-Оренбург» - Чистай автомобиль юлы участогы ремонтланды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Чистай районында «Казан – Оренбург» - Чистай гомуми файдаланудагы төбәк автомобиль юлының 2,1 км дан алып 3,9 км га кадәр участогы төзекләндерелде. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. Ремонт барышында 1,8 км озынлыктагы участокта тигезләү катламы урнаштырылды, асфальт-бетон катнашмасының өске катламы җәелде, юл кырыйлары ныгытылды һәм тамга төшерелде.

Әлеге юл буенча Чистай һәм Казан шәһәрләрен тоташтырып автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. Шулай ук юл Чистай муниципаль районының күп кенә торак пунктларын, аерым алганда, Яуширмә, Кубасса, Иске Иванай һәм Галактионово авылларын бәйли.

Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 64,9 км озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге 38 юл объекты ремонтланачак. Аерым алганда, Әлмәт — Азнакай, Алексеевск — Югары Колок, Рус Акташы — Кузайкино — Дербеден — Казан — Оренбург, Түбән Мактама — Иске Суркино, Потапово — Тумбарла — Татар Кандызы, Казан — Оренбург — Чистай һ.б. автомобиль юллары участоклары. Бу норматив халәтнең 47,5% ын тәшкил итәчәк. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International