Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенә 5 ел

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгындагы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстан Республикасында авиация тармагының беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләренә, Россия Федерациясе территориясендә төбәк авиапассажирлар ташуны субсидияләү федераль программаларын гамәлгә ашыруда катнашуга һәм Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы елында үзенең кечкенә юбилеен - 5 еллыгын Татарстанда бердәнбер «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе дә билгеләп үтә. Авиакомпания нигез салынганнан бирле социаль әһәмиятле программаларны, аерым алганда, Россия Федерациясе территориясендә төбәк авиапассажирларны ташуны субсидияләү федераль программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Матбугат конференциясендә чыгыш ясаган «ЮВТ АЭРО» АҖ генераль директоры Петр Трубаев хәбәр иткәнчә, 2019 елда гына да субсидияләү программасы буенча авиакомпания 37 маршрутка хезмәт күрсәткән, бу үтәлә торган юнәлешләрнең 65% ын тәшкил итә. Махсус тарифлар буенча даими рейслар төбәк маршрутларында түбән бәядән пассажирлар йөртергә мөмкинлек биргән, шул рәвешле авиапассажирлар ташу мөмкинлеген тәэмин иткән, Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре арасында авиаэлемтәне ныгытырга, үсеш һәм багланышлар өчен яңа мөмкинлекләр биргән.

Петр Трубаев искәрткәнчә, 2015 елның 9 апрелендә «ЮВТ АЭРО» юридик зат буларак теркәлгән. 2015 елның 17 июлендә әлеге бренд астында Бөгелмә шәһәреннән Мәскәүгә (Домодедово) беренче рейс башкарылган. Казаннан беренче очыш 2015 елның 24 июлендә Казан-Мәскәү (Внуково) маршруты буенча гамәлгә ашырылган. Авиакомпания паркы ул вакытта Канада компаниясе Bombardier җитештергән CRJ 200 самолетыннан торган.

5 ел эчендә авиакомпания илнең танылган төбәк пассажир ташучыларның берсенә әверелде, 35 мең 091 рейс башкарган һәм 1 миллион 091 мең 224 пассажирга хезмәт күрсәткән. Хәзерге вакытта компания флотында җиде CRJ 200 самолеты һәм ике Bell-429 вертолеты бар.

Очышлар географиясе Россия Федерациясенең 30дан артык шәһәрен үз эченә ала. «ЮВТ АЭРО» ил эчендә 60тан артык юнәлеш буенча очыш ясый, аларның 22се Казаннан (Барнаул, Волгоград, Геленджик, Горно-Алтайск, Екатеринбург, Кемерово, Красноярск, Махачкала, Түбән Новгород, Новокузнецк, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Омск, Пермь, Салехард, Самара, Сургут, Томск, Ханты-Мансийск, Чиләбе, Ярославль) һәм башкалар.

2020 елда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Татарстанның легендар брендлары исемлегенә керде. «Татарстанның 100 легендар бренды» дип аталган халык тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.

Владимир Васильев фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International