«Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасында авиация тармагының беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының урынбасары Андрей Егоров Татарстан аэропортларының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы белән чагыштырганда 52,6 процентка кимрәк пассажирларга хезмәт күрсәтелүен билгеләп үтте.
Егоров А. сүзләренә караганда, агымдагы елның хисап чорында 913 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52,6 процентка кимрәк. «Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 53,1% ка кимегән һәм 718, 9 мең кеше тәшкил иткән. «Бигеш» халыкара аэропортының - 172,5 мең кеше (-53,5%). «Бөгелмә» аэропортында гына 1,09% ка үсеш теркәлгән. Күрсәткечләр 2 нче кварталда яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә пассажирлар йөртү күләмнәренең төшүе аркасында кимегән.
Андрей Егоров Татарстан аэропортларының апрель-июнь айларында федераль бюджеттан субсидия алу өчен гаризалар бирүен әйтте. Аерым алганда, хәзерге вакытта Казан аэропорты апрель өчен 46,5 млн. сум, «Бигеш» аэропорты апрель-май айлары өчен 24,85 млн. сум күләмендә субсидия алган.
Владимир Васильев фотосы.