Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгындагы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстан Республикасында авиация тармагының беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләренә, Россия Федерациясе территориясендә төбәк авиапассажирлар ташуны субсидияләү федераль программаларын гамәлгә ашыруда катнашуга һәм Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының урынбасары Андрей Егоров чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстан 2013 елдан башлап һава транспортын субсидияләү буенча федераль программаны тормышка ашыруда актив катнаша. Агымдагы елда да республика авиапассажирлар ташуны субсидияләү программасында катнашуын дәвам итә. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 27 маршрутны үтәү буенча түбәндәге авиаташучылар белән килешүләр төзеде: «ЮВТ АЭРО», Оренбург өлкәсенең «Аэропорт «Оренбург» ДУП, «АК «РусЛайн» АҖ, «Авиакомпания «АЗИМУТ» АҖ, «Авиакомпания «Сибирь» АҖ. Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Түбән Вартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Омск, Барнаул, Махачкала, Чиләбе, Ярославль, Воронеж, Калуга, Брянск, Кемерово, Волгоград, Ростов-на-Дону шәһәрләренә маршрутлар субсидияләнә. Түбән Камадан - Ростов-на-Дону, Новосибирск, Краснодар, Сургут һәм Бөгелмәдән - Түбән Новгород, Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Усинск шәһәрләренә.
Егоров А. ассызыклаганча, апрельдән COVID-19 коронавирус йогышы белән бәйле карантин шартларында авиакомпанияләрнең һава суднолары салоннарында пассажирлар саны кискен кимегән. Россия төбәк аэропортларында шулай ук пассажирлар агымының гомуми күләменең кимүе күзәтелә. Сакланып калган маршрутларның күбесе авиаташуларны субсидияләү федераль программасы кысаларында башкарыла торган төбәк рейслары. Аларны финанслау дәвам итә.
Владимир Васильев фотосы