Зур Казан боҗрасының Монастырь ермагы аша салынган күпердә аралык корылмаларын урнаштыру төгәлләнде

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабы төзелеше бара. Ул агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Узган атнада 970 куб метр күләмендә бетонлаштыру һәм күпернең уң як аралык корылмасында арматура сузу эшләре төгәлләнде. Аралык корылмасының уң як юл өлеше өстендәге түбәсен демонтажлау башланды. Бу күпер астында бормалы юл урнаштыру буенча эшләрне башкарырга һәм Монастырь ермагы үзәнендә вакытлыча су үткәрү торбалары булган технологик мәйданчыкны сүтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Трамвай юлларын монтажлау дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр трамвай линияләренең гомуми озынлыгының 80% тан артыграгы башкарылган.

Төзелеш участогында туфрак өеме һәм юл полотносы формалаштырылды. 7230 куб м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылды, 2100 тонна инерт материаллары китерелде.

Чистарту корылмаларының нигез чокырын һәм янгын резервуарларын эшләү дәвам итә.

Хисап атнасында 1050 кв. м мәйданда юл нигезенең түбән катламы җәелде.

100 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды.

Узган атнада 2 этап төзелешендә 149 инженер-техник персонал һәм 20 махсус техника берәмлеге мәшгуль булды.

Исегезгә төшерәбез, 700 м озынлыктагы беренче этапны 2020 елда, 522 м озынлыктагы икенче этапны 2021 елда тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International