Әлмәт муниципаль районында 13 июльдән 31 октябрьгә кадәр Рус Акташы - Азнакай автомобиль юлының 12,1 км дан 16 км га кадәр участогы вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Рус Акташы – Азнакай, Әлмәт – Мөслим, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм Яңа Кәшер - Бикасаз автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.