Мәскәү-Казан трассасын төзү иң масштаблы юл проекты булачак

2020 елның 10 июле, җомга

Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының Россия участогы төзелеше турында киңәшмә үткәрде. РФ территориясе буенча маршрут Санкт-Петербургтан Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Оренбург аша һәм Казахстан белән чиккә кадәр узачак. Бу гомуми озынлыгы 2300 километрга якын автомобиль юллары челтәре булачак. Мәскәү һәм Петербургны тоташтырган М-11 «Нева» трассасы файдалануга тапшырылган инде. Үзәк боҗра автоюлында төзелеш эшләре тәмамланып килә.

Якын арада, М.Мишустин сүзләренә караганда, М-12 яңа трассасын төзү - Мәскәү, Түбән Новгород һәм Казан арасында Россиянең иң масштаблы юл проекты булачак. Юл Россиянең иң эре Мәскәү, Самара-Тольятти, Түбән Новгород һәм Казан агломерацияләре арасында туктаусыз тиз йөрешле автомобиль юлын тәэмин итәчәк. Бу төбәкләргә тизләтелгән үсешкә импульс бирәчәк.

РФ Хөкүмәте 2024 елда М-12 трассасын файдалануга тапшыру бурычын куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International