Республиканың автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре өчен “Bravis” яңа шәһәр автобусына презентация ясалды

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында республиканың юл-транспорт комплексында инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  ТР Икътисад министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты вәкилләре катнашлыгында чираттагы киңәшмә булып узды.

      Стратегик үстерү идарәсе башлыгы Айрат Усманов рәислеге астындагы киңәшмәдә Татарстанда “Электр транспорты” федераль инновацион проектын тормышка ашыру буенча эш барышы турында фикер алышынды.

      Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның инновацион, шул исәптән нанотехнологик продукцияне кертүгә һәм үтемле итүгә стимул булдыру буенча йөкләмәсен үтәү рамкаларында очрашуда катнашучыларга “Омникомм Инвент” ҖЧҖнең инновацион чишелешләрен тәкъдим иттеләр.

      Шулай ук киңәшмәдә яңа “Bravis” шәһәр автобусына презентация ясалды.  Автобуслар “КАМАЗ” ААҖ предприятие бүлендеге – Нефтекамсктагы “НЕФАЗ” ААҖ куәтләрендә җитештерелә. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ-Марко” ҖЧҖ “Рыбнослободское АТП” ААҖ һәм “Нижнекамское ПАТП № 1” белән бер айга файдаланып сынау өчен берешәр автобус бирү турында килешү төзелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International