Саба районында Сатыш – Байлар Сабасы автомобиль юлы участогы вакытлыча ябыла

10 июль 2020 ел., җомга

Саба муниципаль районында 15 июльдән 31 октябрьгә кадәр Сатыш – Байлар Сабасы автомобиль юлының 13,7 км дан 15,7 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә капиталь ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Казан – Шәмәрдән, «Байлар Сабасы авылын урап узу», Байлар Сабасы – Тимершык – Югары Симет – Алан һәм Сатыш – Байлар Сабасы автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International