13 июльдән Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны автомобиль юлы участогы зур йөк транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районында 13 июльдән 25 августка кадәр Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны автомобиль юлының 18,8 км дан 22 км га кадәр участогы зур йөк транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә капиталь ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә Р-178 «Саранск – Ульяновск» һәм А-151 «Цивильск – Ульяновск» автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International