Навигация башланганнан бирле Татарстанда эчке су транспортыннан 48 меңнән артык пассажир файдаланган

8 июль 2020 ел., чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җәйге навигация башланганнан бирле елга транспорты эшенә оператив нәтиҗәләр ясалды.

Шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүне «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» АҖ һәм «Яр Чаллы «Руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ башкара. Пассажирларга хезмәт күрсәтү 9 социаль маршрут буенча башкарыла: Казан - Студенец - Садовая; Югары Осланга керү белән Казан – Печищи; Яр буе Морквашы, Буш Мокваш, Дачный, Рудникка керү белән Казан – Зөя; Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинога керү белән Казан - Ташевка; Гребени һәм Шылаңгыга керү белән Казан – Кызыл Байрак; Кама Тамагына керү белән  Казан – Болгар - Тәтеш; Казан-Болгар; Вишневка, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье, Граханьга керү белән Чистай - Кызыл Яр һәм Яр Чаллы- Соколки.

Ике ай эчендә, 1 майдан 30 июньгә кадәр, эчке су транспорты хезмәтләреннән 48 232 пассажир (шул исәптән ташламалы категориягә керүче) файдаланган.

22-30 июньдә Татарстанның туристик круиз судноларында 2382 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Бу чорда республиканың елга портларында 23 теплоход тукталган. Шул исәптән Казанда – 12 теплоход 1099 турист белән, Болгарда - 5 (590 кеше), Тәтештә - 3 (316), Чистайда - 1 (119) һәм Алабугада – 2 (258).

Зөя утрау-шәһәрчегенә круиз суднолары 1 июльдән керә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International