ЗКБ төзү эшләренең 1 этабы кысаларында җир өсте җәяүлеләр кичүенең аралык корылмаларын монтажлау тәмамланды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше график буенча дәвам итә. Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2019 елның июлендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта старт алды.

Узган атнада Борисковская урамында җир өсте җәяүлеләр кичүенең аралык корылмаларын монтажлау тәмамланды. Элемтә челтәрен үзгәртеп кору буенча эшләр төгәлләнде. Яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен үзгәртеп кору 90% ка башкарылды.

Ферма шоссесы өстендә юлүткәргечтә трамвай юллары салынды һәм аралык корылмаларында су үткәрү лотокларын монтажлау дәвам итә. Шулай ук 5 нче номерлы терәк диварында рәшәткәле коймалар куелды.

Хисап атнасында Ферма шоссесыннан Тула урамына борылыш участогында 3 нче юлүткәргечнең терәк дивары буенда һәм җәяүлеләр кичүе аралыклары астында юл полотносын урнаштыру эшләре башкарылды.

378 метр борт ташы монтажланды.

1 этап төзелешендә узган атнада 84 белгеч һәм 26 махсус техника берәмлеге катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының 1 этабы участогында дүрт полосалы юл төзелә, ул магистраль урам категориясенә туры киләчәк, шулай ук Ферма шоссесы өстендә 109,7 м озынлыктагы юлүткәргеч һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International