«Көнчыгыш» автовокзалы Казаннан Мәскәүгә яңа маршрут ача

2020 елның 3 июле, җомга

«Көнчыгыш» автовокзалы 10 июльдән Казаннан Мәскәүгә яңа төбәкара маршрут ача. Автобуслар көн саен 17:00 сәгатьтә кузгалып китә. Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итә. Маршрут Түбән Новгород («Щербинка» автовокзалы) аша уза. Юл бәясе 1300 сум күләмендә билгеләнгән.

Маршрутта югары комфортлы автобусларда күпьеллык стажы булган тәҗрибәле шоферлар хезмәт күрсәтә. Сәфәр дәвамында бушлай Wi-Fi хезмәте күрсәтелә.

«Көнчыгыш» пассажирларга автобуска билетларны (843) 233-41-17 һәм 89625593037 телефоннары аша броньлау мөмкинлеген тәкъдим итә. Билетны автовокзал кассасында сатып алырга була.

Шулай ук рейска билетны интернет аша автовокзал сайтында яки «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖнең мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International