Татарстанның Лаеш районында 13 июльдән 19 июльгә кадәр Лаеш-Чирпы автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла. 2,8 км дан 8,2 км га кадәр автомобиль юлы участогында капиталь ремонт планлаштырылган.
Урап узу өчен федераль әһәмияткә ия булган Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге «Лаеш шәһәренә керү юлы» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.