Татарстанның Питрәч районында 15 августка кадәр М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябылды. Бу чорда 1,6 км дан 2,1 км га кадәр участокны реконструкцияләү планлаштырылган.
Урап узу өчен федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» һәм төбәк әһәмиятендәге Казан – Шәмәрдән, Иске Шигали-Питрәч, М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.