Июль аенда көнчыгыш юнәлештәге ун шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Сосновка-Кизнер аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле июль аенда «Содружество» шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтү полигонының көнчыгыш юнәлешендәге ун шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.

7-14 июльдә түбәндәге электричкаларның җәдвәлләре үзгәрәчәк:

6925 нче Кизнер-Казан поезды Кизнер станциясеннән 20.26 китә, аннан 962 км 20.38-20.39, Сосновка 20.45-20.46, Заструг 20.54-20.57. Алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк;

6926 нчы Казан-Кизнер поезды Казан станциясеннән 16.23 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә 21.23 килә;

6936 нчы Кизнер-Ижевск поезды Кизнер станциясеннән 21.25 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижевск станциясенә 23.56 килә;

6438 нче Казан-Кизнер поезды Казан станциясеннән 19.07 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә 00.11 килә;

6428 нче Казан-Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 16.35 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Нократ Аланы станциясенә 19.48 килә.

 

8-15 июльдә түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

6924 нче Казан-Кизнер поезды Казан станциясеннән 4.22 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә 8.29 килә;

6923 нче Кизнер-Казан поезды Кизнер станциясеннән 9.45 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 11.52 килә;

6407 нче Арча–Казан поезды Арча станциясеннән 11.12 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 12.57 килә;

6933 нче Ижевск-Кизнер поезды Уром станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча бара, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә 9.44 килә;

6934 нче Кизнер-Ижевск поезды Кизнер станциясеннән 8.32 китә, алга таба хәрәкәт барышында үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижевск станциясенә 11.06 килә.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International