Казан аэропортыннан Минераль Суларга һәм Яңа Уренгойга рейслар ачыла

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

9 нчы июльдән «ИрАэро» авиакомпаниясе Яңа Уренгой-Казан-Минераль Сулар һәм кире маршрут буенча рейслар ача. Атна саен очышлар 100 урынлы уңайлы лайнерда түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: пәнҗешәмбе көнне Яңа Уренгойдан Казанга очыш 16:20, җомга көнне Казаннан Яңа Уренгойга 02:50, пәнҗешәмбе көнне Казаннан Минераль Суларга 18:00, пәнҗешәмбе Минераль Сулардан кире якка 23:10. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм Минераль суларда вакыт Мәскәүнекенә туры килә, Яңа Уренгойда ул 2 сәгатькә алда. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Билетларны авиакомпания (www.iraero.ru) һәм Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» бүлегендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International