«Казан» халыкара аэропорты югары комфортлы терминал эшен яңадан башлап җибәрә

2020 елның 26 июне, җомга

1 июльдән Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 2 терминалда югары комфортлылык терминалы эшен башлап җибәрә.

VIP-залда «Аэрофлот», «Россия», «Сибирь», «Глобус», «ЮТэйр» авиакомпанияләренең даими федераль рейслары белән сәяхәт итүче бизнес-класс пассажирларына, шулай ук элита карталары хуҗаларына һәм алдан бирелгән язмача гаризалар буенча пассажирларга хезмәт күрсәтелә.

Керү контроле узганнан соң, залга кергәндә, пассажирга хезмәт күрсәтү классын (бизнес-класс) диспетчерга хәбәр итәргә яки тиешле картаны, рейс номерын күрсәтергә кирәк.

Пассажирлар багажны теркәү һәм рәсмиләштерү процедурасын узу өчен VIP-залга рейс очып киткәнче 1 сәгатьтән дә соңга калмыйча килергә тиеш.

Бизнес-залга керүне «Казан» аэропортының мобиль кушымтасы аша броньларга була.

Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 254-00-15 телефоны аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International