Миңнеханов һәм Хөснуллин Зур Казан боҗрасында эш барышын тикшерделәр

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанда төзелә торган кайбер объектларда эшләрнең барышын тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган Зур Казан боҗрасында булдылар.

Биредә эшләр параллель рәвештә ике участокта алып барыла. Беренчесендә, Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 метрлы дүрт полосалы юл төзиләр. Параллель рәвештә монда Техническая урамына кадәр трамвай юллары салына.

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,2 км озынлыкта икенче участокта инфраструктура яңартыла, трамвай юллары салына һәм Монастырь ермагы аша күпер төзиләр.

Элегрәк Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин карары белән төбәк юл челтәрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирү хисабына Зур Казан боҗрасын вакытыннан алда тапшырырга мөмкин булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International