Казанда Җиңү проспектын ремонтлау дәвам итә – 8,4 км гомуми озынлыкта Академик Завойский урамыннан алып Өченче транспорт дамбасына кадәр. Әлеге участок Зур Казан боҗрасының бер өлеше булып тора, һәм монда эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Гомуми мәйданы 249 200 кв. м булган гамәлдәге машиналар йөрү өлешен ремонтлау барышында ЩМ-16 асфальт-бетон катнашмасыннан (5 см калынлыгы) яңа катлам җәеләчәк. Тротуарларны, автобус һәм трамвайга утырту мәйданчыкларын ремонтлау, гомуми мәйданы 7223 кв. м булган аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен пандусларны параллель рәвештә урнаштыру, гомуми озынлыгы 2157 метр булган юл борт ташларын һәм гомуми озынлыгы 1 524 метр булган тротуар борт ташларын алыштыру каралган.
164 гамәлдәге һәм 154 яңа карау һәм яңгыр кабул итү коеларын төзекләндерү планлаштырыла.
Ремонтлана торган участок юл хәрәкәте иминлеге элементлары белән җиһазландырылачак. Аерым алганда, биредә 2000 метр озынлыкта цинкланган рәшәткәле коймалар урнаштырылачак, борылышларда деформацияләнгән металл киртәләрне алыштырачаклар. Җәяүлеләр кичү урыннарын яктырту җайланмаларын урнаштыру өчен 11 яңа терәк җиһазланачак, 25 юл билгесе баганалары һәм 128 яңа юл билгесе урнаштырылачак.
Хәзерге вакытта эшләрнең башкарылуы уртача 55% тәшкил итә. Юлның тигезләү катламы тулысынча җәелгән, өске катламын җәю башланган, 50% ка тротуарлар ремонтланган.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Мидхәт Булатов урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелеше алып барыла. Ул Җиңү проспектының «Кояшлы шәһәр» районы аша Югары Кабан күленә һәм аннары Техническая урамына кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, юл Идел һәм Кабан күлләре арасындагы торак өлеше белән сәнәгать зонасын кыска юл белән тоташтырачак.