Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары-Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк һәм Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казанда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кичә, Җиңү Парадында, Татарстанда Муса Җәлил исеме белән бәйле истәлекле вакыйга булды: «Казан» халыкара аэропортында беренче тапкыр «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Airbus А320 пассажир очкычы төште, аңа татар шагыйре исеме бирелде. Очкыч Татарстанга Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына авиакомпания бүләге булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Муса Җәлил батырлыгы турындагы хәтер мәңге яшәргә тиеш. Очкычның Казанга нәкъ менә шундый көнне килүе бик мөһим. Бу безнең горурлыгыбыз. Без федераль хезмәттәшләребезгә һәм «Аэрофлот» җитәкчелегенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен бик рәхмәтле».
Андрей Костюк сүзләренә караганда, 27 июньдә Муса Җәлил исеме белән бәйле тагын бер чара узачак: бу көнне М-11 трассасының 561 нче чакрымында Мясной Бор районында икенче удар армиясенең солдатлары һәм офицерлары истәлегенә мемориаль комплекс ачылачак. Исегезгә төшерәбез, 1942 елның 26 июнендә Любань һөҗүм операциясе барышында Мясной Бор авылы янында Муса Җәлил күкрәгенә авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. «Мясной Бор» дигән сүзтезмә— Түбән Новгород өлкәсендәге авыл исеме - Бөек Ватан сугышы тарихында иң драматик сәхифәләрнең берсе. 1942 елда монда Волхов фронтының Кызыл армиячеләре тар-мар ителә. «Үлем үзәне» дип аталган Новгород сазлыкларындагы чагыштырмача кечкенә генә урында берничә дистә мең солдат мәңгегә калган. Фаҗига нәтиҗәсендә 50 000 кеше һәлак булган, 30 000 кеше әсирлеккә эләккән, 15 000 тирәсе кеше котыла алган.
М-11 автотрассасын төзегәндә өч йөзгә якын совет солдатының җәсәдләре табылган һәм хәрби хөрмәт белән җирләнгән. Мясной Борда һәлак булганнарның барысы турында хәтерне мемориал мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.