Россия Федерациясе Хөкүмәте Вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанны «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча илдә лидерларның берсе дип атады

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. 

Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, федераль дәрәҗәдә төзелеш тармагына караган берничә карар кабул ителгән. Ул искәрткәнчә, алар административ киртәләрне бетерүгә юнәлтелгән. Марат Хөснуллин сүләренчә, СНИП, ГОСТларның 30% тирәсе тәкъдим, киңәш рәвешендә булачак. 

Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә яңа торакларга дәүләт ярдәме белән ипотека кредитлары бәясе арттырылган: 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр - илдә һәм 12 миллион сумга кадәр эре агломерацияләрдә. Мондый ярдәм чарасы 2020 елның 1 нояберенә кадәр гамәлдә булачак. 

Марат Хөснуллин билгеләгәнчә, Татарстан - "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты буенча илдә лидерларның берсе. Ул шулай ук "Европа - Көнбатыш Кытай" автоюлы - өстенлекле проектларның берсе. Аның Мәскәү - Түбән Новгород - Казан (М12 трассасы) өлеше югары тизлекле булачак. 

Европа - Көнбатыш Кытай коридорын үстерүдә юл инфраструктурасын 2024 елга кадәр "Магистраль транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы"на керткәннәр. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьерына проектка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, М12 трассасы - стратегик әһәмияткә ия юлларның берсе, ул Екатеринбурга таба китәчәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, "Европа - Көнбатыш Кытай" проекты кысаларында эшләрнең зур күләме инде башкарылган. 

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республикада юл төзелеше барышы турында хәбәр итте. "Юл челтәре" проектының төп максатлары арасында ул 2024 ел ахырына түбәндәге күрсәткечләрне атады: норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлешен 50% ка кадәр арттыру, норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләре юллары өлешен 85% ка кадәр арттыру, Татарстан Республикасы юлларында юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын 50% ка киметү.

2019 елда төбәктә 108,3 км юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International