Күп балалы гаиләләр җәен поездларда 20% ташлама белән йөри алачак

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Кече балалары 18 яшькә җитмәгән өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, бу җәйдә поездда Россия буйлап сәяхәт планлаштырганда, «Зур гаилә» махсус тарифыннан файдалана алалар.

19 июньнән 31 августка кадәр күп балалы гаиләләр «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ерак араларга йөрүче поездларының купе вагоннарына 20% ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алалар. Тәкъдим күп балалы гаиләләрнең һәр әгъзасының шәхси сәфәре өчен дә гамәлдә.

Җәй буе сәяхәтләргә ташламалар алу өчен күп балалы гаилә әгъзаларының берсенә «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең теләсә кайсы кассасына килергә һәм «РТЮ Бонус» лояльлек программасында «Зур гаилә» статусын алырга кирәк. Моның өчен кассирга барлык гаилә әгъзаларының шәхесен таныклаучы документлар, бала туу турында таныклык яки аларны уллыкка алу турында документлар, шулай ук өйләнешү турында таныклык күрсәтергә кирәк булачак. Кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны «РТЮ Бонус» сайтында карагыз.

«Зур гаилә» махсус тарифы буенча билетларны, «РТЮ Бонус» лояльлек программасында катнашучының номерын күрсәтеп, тимер юл кассасында, «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында, шулай ук «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 5 яшьтән кечерәк балалар бушлай сәяхәт итә (әгәр бала аерым урын алмаса). 5-10 яшьлек балалар - балалар тарифы буенча, ул өлкәннәр бәясеннән 35% тәшкил итә.

Фото: gazeta-rvs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International