Бүген, Җиңү парады көнендә, Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында беренче тапкыр «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Airbus А320 пассажир очкычы төште, аңа татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелде.
«Аэрофлот» җитәкчелегенә һава судносын Муса Җәлил хөрмәтенә атау инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте һәм хуплау алды. Танылган Татарстан антифашисты исемен йөрткән очкыч республика авиакомпаниясенең Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бүләк булды.
Мәскәүдән Казанга беренче рейс белән шагыйрьнең балалары: кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева, шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары - очулар директоры Игорь Чалик килде. Пассажирларны Салих Сәйдәшев маршы белән Казан танк училищесы оркестры каршы алды. Һава судносының һәр пассажирына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән шигырьләр җыентыгы тапшырылды.
Әлеге Airbus А320 2011 елның гыйнварында җитештерелгән. Бу уртача магистраль пассажир самолеты, ул 140 пассажирга исәпләнгән. Ике турбореактив двигателе бар, аның крейсер тизлеге сәгатенә 830 км, очышның максималь биеклеге - 12,1 км, очышның максималь озынлыгы - 4000 км.