Зөя–Казан–Зөя, Бөреле-Паратск һәм Казан-Арча шәһәр яны поездларының җәдвәлләре яңадан торгызыла

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Элегрәк эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле җәдвәлдән чыгарылган кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәте 25 июньнән яңадан торгызыла:

6308 нче Зөя–Казан поезды 18:03 сәгатьтә китә, 19:20 сәгатьтә килә;

6309 нчы Казан-Зөя поезды 20:50 сәгатьтә китә, 22:04 сәгатьтә килә;

6481 нче Бөреле-Паратск поезды 19:23 сәгатьтә китә, 21:12 сәгатьтә килә;

6410 нчы Казан-Сосновка поезды Казан–Арча юнәлешендә хәрәкәт итәчәк, 20:30 сәгатьтә китә, 22:09 сәгатьтә килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International