Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә ике аралыкны бетонлаштыру төгәлләнде

2020 елның 23 июне, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Эшләр Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы участокта алып барыла.

Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә узган атнада түбәндәге эшләр тәмамланды: канал ясау җайланмаларын монтажлап арматуралау, трамвай юллары өчен опалубка урнаштыру, аралык корылмаларын һәм сул як юлны бетонлаштыру, гомуми күләмдә 1585 куб м бетон җәелде. 2 һәм 4 номерлы терәк диварларны арматуралау һәм бетонлау башкарылды.

Юл полотносы астына туфрак тарату буенча эшләр алып барылды.

5360 куб м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылды, 2850 тонна инерт материаллар китерелде.

2 нче троллейбус депосы районында вагоннар борылышы өчен трамвай юлларын монтажлау дәвам итә. Троллейбусларның контакт челтәрен һәм тышкы яктырту баганаларын монтажлау, сул як юл буйлап газоннар урнаштыру эшләре бара.

Бер атна эчендә 87 метр яңгыр канализациясе торбалары, су белән тәэмин итү торбалары сузылды.

ЭЭМ госпитале янында тавыш саклау экраннарын монтажлау төгәлләнеп килә.

Узган атнада 2 этап төзелешендә 164 инженер-техник персонал һәм 22 махсус техника берәмлеге мәшгуль булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International