Татарстан башкаласында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше дәвам итә. Ул Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта 2019 елның июлендә старт алды.
Узган атнада юлүткәргечтә гомуми мәйданы 1110 кв. м булган трамвай юлының аралык төзелешендә арматураланган бетоннан саклагыч катлам җәелде.
Җир өсте җәяүлеләр кичүенең урта аралыгы монтажланды. 735 куб м ком һәм 448 куб м күләмендә вак таш түшәлде. 716 кв. м мәйданлы тротуарлар асфальтланды.
Юлүткәргеч астында һәм Ферма шоссесыннан Борисковская урамына кадәр сулъяк съезд буенча хәрәкәтне җибәрү өчен вакытлыча схемасы буенча әзерлек эшләре төгәлләнде. Тышкы яктырту баганалары, троллейбусның контакт челтәре, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштырылды һәм тоташтырылды, вакытлыча юл тамгасы төшерелде.
Газоннар һәм су сибү системасын урнаштыру дәвам итте.
1 этап төзелешендә узган атнада 24 махсус техника һәм 91 белгеч эшләде.