21 июньнән 6301 нче Казан-Зөя шәһәр яны поезды өчен Обсерватория станциясендә тукталыш кертелгән. Әлеге поезд өчен ВЧД тукталышы гамәлдән чыгарыла.
Поезд Казан станциясеннән 06:37 кузгалып китә. Алга таба Адмиралтейство бистәсе 06:41-06:42, Яңа Аракчино 06:50-06:51, Юдино В. 06:54-06:55, Юдино Ц. 06:58-06:59, Займище 07:04-07:05, Обсерватория 07:08-07:09, 773 км 07:12-07:13, Васильево 07:19-07:20, 766 км 07:23-07:24, Атлашкино 07:26-07:27, Яшел Үзән 07:33-07:34, Идел 07:37-07:38, 753 км 07:42-07:43. Зөя станциясенә поезд 07:46 килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.