Түбән Кама-Ижевск шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

2020 елның 19 июне, җомга

20 июньнән 6 июльгә кадәр 6751/6752 нче Түбән Кама-Ижевск шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу Мәскәү һәм Горький тимер юллары арасында ремонт эшләре чорында пассажир поездлары хәрәкәте җәдвәлләренең үзгәрүе белән бәйле.

Ижбобь станциясенә кадәр поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Ижобья 10:02-10:09 (+5минут), Әгерҗе 10:20-10:22, алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча тәүлек буе алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International