Татарстанда милли проект буенча Яңа Чишмә-Андреевка-Новотроицкое төбәк юлының 2 участогы төзекләндерелде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның Яңа Чишмә районында төбәк әһәмиятендәге Яңа Чишмә-Андреевка-Новотроицкое автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре 0,065 км дан 1,848 км га кадәр һәм 13,49 км дан 14,068 км га кадәр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылды. Ремонтланган участокларның гомуми озынлыгы 2,361 км тәшкил итте.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 7 м киңлектәге 2 хәрәкәт полосасы белән проектланды. Ремонт барышында тигезләү катламы, асфальт-бетон катнашмасының өске катламы җәелде, юл кырыйлары ныгытылды.

Әлеге юл буенча Яңа Чишмә, Андреевка, Екатериновка торак пунктларын тоташтырып автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 64,9 км озынлыктагы 38 участок ремонтланачак. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International