17 июньнән 6 июльгә кадәр 6408 нче Казан-Арча шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Поезд Казан станциясеннән 17:32 кузгалып китә, алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Арча станциясенә 19:11 килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.