Бүген «ДорТрансЭкспо» онлайн-күргәзмәсе эшли башлады

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген «ДорТрансЭкспо» онлайн-күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы, аның максатларына һәм бурычларына ирешү турында сөйләде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, илкүләм проект кысаларында инновацияләр кертүдән тыш, республикада ел саен яңа материалларны һәм технологияләрне куллану планы эшләнә, алга таба мониторинг өчен тәҗрибә кертү үткәрелә. Объектларда эшкәртелгән һәм модификацияләнгән җирле минераль материаллар, каты нефть шламнары автомобиль юлларының юл киемнәре конструкцияләрендә кулланыла. Моннан тыш, «СПАС» һәм Superpave күләмле проектлау методологиясе буенча асфальт-бетон капламын урнаштыру эшләре башкарыла, күзәнәкле-мастик асфальт-бетон, «ХРИЗОПРО» стабилизаторлары, сероасфальт-бетон һ.б. кулланыла. Ә күперләрдә коеп ясалган асфальт-бетон, композит коймалар һәм заманча гидроизоляция системалары куллану дәвам итә.

Докладта юл хәрәкәте иминлеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Олег Казеннов хәбәр иткәнчә, ел саен тизлек режимын киметү, юл билгеләрен һәм тамгаларын урнаштыру схемаларын үзгәртү, ясалма яктырту җайланмаларын үз эченә алган чаралар оештырыла һәм гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International