Россия Федерациясе субъектларында эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле гамәлгә кертелгән чикләүләрне акрынлап бетерү һәм пассажирларның йөрүгә ихтыяҗлары арту сәбәпле, Горький тимер юлында ерак араларга йөрүче поездларның йөрүе торгызыла.
Шулай итеп, июнь ахырыннан түбәндәге поездларның йөрүләре яңартылачак:
* № 375/117 номерлы Казан – Пенза - Адлер;
* № 87/88 номерлы Түбән Новгород - Адлер;
* № 133/134 номерлы Казан – Санкт-Петербург;
* № 133/683 номерлы Чабаксар – Санкт-Петербург.
Июль башыннан түбәндәге поездлар йөри башлаячак:
* № 59/60 номерлы Түбән Новгород – Санкт-Петербург;
* № 501/502 номерлы Киров – Анапа;
* № 531/532 номерлы Киров – Адлер.
Исегезгә төшерәбез, 3 нче июльдән тиз йөрешле «Стриж» поездларының йөрү күләмнәрен яңадан торгызу башланачак. 708/709 номерлы Мәскәү – Түбән Новгород юнәлешендәге тиз йөрешле «Стриж» поездлары җомга һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. 710/701 номерлы «Стриж» Мәскәүдән җомга һәм якшәмбе көннәрендә, ә Түбән Новгородтан шимбә һәм дүшәмбе көннәрендә җибәреләчәк. Шимбә көнне шулай ук 702/707 номерлы «Стриж» поезды билгеләнә.
Поездларга билетларны ерак арага йөрүче поездларның тимер юл кассаларында, вокзалларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, шулай ук «РТЮ» ААҖ сайтында һәм «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны «РТЮ» ААҖ Бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенең 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) яки «РТЮ» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә алырга мөмкин.