«Победа» авиакомпаниясе Бигештән Сочига рейсларны яңарта

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

«Победа» авиакомпаниясе 19 июньнән Сочига даими рейсларны яңадан башлап җибәрә.

Бигештән Кара диңгез башкаласына турыдан-туры очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Очышлар өчен 189 урынлы уңайлы заманча Boeing 737-800 лайнерлары кулланыла.

Билетлар https://sales.nbc.aero/ сайтында ирекле сатуда.

Радик Габдрахманов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International