Зур Казан боҗрасында 2 этап кысаларында 2,5 км дан артык трамвай линиясе җәелгән

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстан башкаласында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Биредә эшләр берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла. Мәсәлән, Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә сул яктагы юлның аралык корылмасы һәм трамвай юллары аша чыгу юллары бетонлаштырылган. 2 һәм 4 номерлы терәк диварларны арматуралау, опалубканы монтажлау һәм бетонлау дәвам итә.

Гомуми мәйданы 1800 кв. м булган юллар һәм 480 кв. м мәйданлы тротуарлар асфальтланган.

2 нче троллейбус депосы районында вагоннар борылышы өчен трамвай юлларын монтажлау дәвам итә. Бер юнәлештә исәпләгәндә 2,5 км артык трамвай линиясе җәелгән.

Чистарту корылмалары һәм янгын резервуарлары өчен участокларда шпунт коймалары урнаштыру төгәлләнде.

Төзелеш территориясендә инженерлык челтәрләрен урнаштыру дәвам итә. Газ челтәрләрен тоташтыру буенча 6 ноктада газүткәргеч уеп куелды.

100 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды, шулай ук су белән һәм газ белән тәэмин итү торбалары сузылды. Тышкы яктырту баганаларын монтажлау дәвам итә.

Узган атнада 2 этап төзелешендә 168 инженер-техник персонал һәм 24 махсус техника берәмлеге мәшгуль булган.

Исегезгә төшерәбез, Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы участокта ЗКБ төзелешенең 2 этабы март аенда старт алды. Әлеге этапта проект документациясе белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

700 м озынлыктагы төзелешнең беренче этабын 2020 елда тапшыру планлаштырыла, 522 м озынлыктагы икенче этапны - 2021 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International