Казанда «ДорТрансЭкспо» онлайн-күргәзмәсе узачак

2020 елның 16 июне, сишәмбе

17 июньнән 19 июньгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә онлайн форматында «ДорТрансЭкспо» күргәзмәсе узачак. Биредә юл-төзелеш техникасы, технологияләр, җиһазлар һәм транспорт чаралары тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең төп максаты - юл-төзелеш комплексы һәм транспорт инфраструктурасы предприятиеләренә һәм оешмаларына ярдәм күрсәтү.

Онлайн-күргәзмәдән тыш эшлекле программа да оештырылды: спикерлар катнашында видеоконференция режимында тематик семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздыру.

17 июньдә күргәзмәнең эшлекле программасының фәнни-гамәли семинары кысаларында Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруның барышы каралачак. Шул исәптән яңа һәм иң яхшы материаллар һәм технологияләр куллану, «Яңа материаллар һәм технологияләр буенча компетенцияләрнең тармак үзәге»н булдыру, яңа дәүләт стандартларын һәм мәгълүмат карарларын куллану мәсьәләләре дә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International