Черусти – Ильичев аралыгында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 16 июньнән 7 июльгә кадәр 6102 нче Канаш – Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә.
Поезд Канаш станциясеннән 08:42 сәгатьтә кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 11:38 килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны (тәүлек буе) буенча, «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.