2020 елның июленнән «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән Геленджикка 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетларында даими очышлар ясый башлый. Билетлар сатуда.
Казаннан рейс 4 июльдән сишәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырыла: Казаннан очыш 06:25 сәгатьтә, Геленджиктан кире якка очу 17:00 сәгатьтә. Юл вакыты - 2 сәгатьтән артык. Билетларны ввиакомпания сайтында сатып алган очракта, бер якка очышның минималь бәясе 5090 сумнан башлана.
Түбән Кама-Геленджик рейсы 2 июльдән пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Түбән Камадан 14:00 сәгатьтә оча, Геленджиктан кире якка 18:00 сәгатьтә. Юлда вакыт 2 сәгатьтән артык дәвам итәчәк. Билетларны ввиакомпания сайтында сатып алган очракта, бер якка очышның минималь бәясе 5 280 сумнан башлана.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.