Зур Казан боҗрасы җәяүлеләр кичүенең дүртенче баганасында баскычтан төшү юлларын монтажлау тәмамланды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү расланган график нигезендә дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта узган атнада түбәндәге эшләр башкарылды.  Юлүткәргечнең күчмә плитәләрен арматуралау һәм бетонлаштыру төгәлләнде.

Җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелешендә 1 һәм 2 номерлы терәкләр арасындагы металл корылма монтажланды. Монтажланган аралык төзелешенең гомуми күләме 38 т тәшкил итә. 1, 2 һәм 3 номерлы баскыч җыеннарында аралык корылмаларын пыялалау өчен каркасларның металл конструкцияләрен монтажлау һәм конструкцияләрне монолит поликарбонат белән пыялалау дәвам итә. 4 номерлы терәктә баскыч җыеннары монтажланды.

Ферма шоссесыннан Борисковская урамына кадәр һәм юлүткәргеч астында сулъяк съездның юл өслеге һәм юл киеме урнаштырылды. Борисковская урамына кадәр җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны астында сулъяк юл асфальтланды. Сулъяк съезд буенда рәшәткәле һәм барьер киртәләр куелды.

Хисап атнасында эшчеләр сулъяк съезд буенда яктырту баганаларын һәм элемтә челтәрен монтажладылар. Параллель рәвештә якындагы территорияне төзекләндерү эшләре алып барылды: агачлар һәм куаклар утыртылды, 10 км озынлыктагы су сибү системасы җиһазландырылды.

1 этап төзелешендә узган атнада 105 кеше һәм 30 махсус техника берәмлеге катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 метр озынлыктагы Зур Казан боҗрасының 1 этабы участогында эшләр узган елның июлендә башланган иде. Биредә Ферма шоссесы һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе өстендә 109,7 м озынлыкта юлүткәргечле дүрт полосалы юл төзелә.

Эшләрнең барышы безнең чираттагы фоторепортажда тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International