Лаеш районында Столбище-Атабай автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2020 елның 12 июне, җомга

Татарстанның Лаеш районында 15-28 июньдә Столбище-Атабай автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла. Автомобиль юлының 9 км дан 9,9 км га кадәр участогында капиталь ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International