ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләрнең балалары арасында иҗади конкурс игълан ителде. «Яратам сине, минем Татарстан» конкурсына 30 бала үзенең креатив эшләрен тәкъдим итте – бу инсталляцияләр, рәсемнәр, пыяла буенча графика. Кемнеңдер Татарстан Сөембикә манарасы, кемнеңдер Кол Шәриф мәчете, кемнеңдер КамАЗ автомобиле, кемнеңдер чәчәк атучы яшел болын белән ассоциацияләнә.
Бүген министрлыкның профсоюз комитеты конкурска йомгак ясады. Җиңүчеләр булып барлык яшь катнашучылар танылды. Аларның һәркайсына (әти-әниләре аша) китаплар, пазллар, буяу өчен рәсемнәр тапшырылды.